Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уйнагыз, гармуннар!

Бүген, ягъни 27 март көнне (Халыкара театр көне!), Иске Җөри мәдәният йортында әнә шул исемдә икенче гармунчылар район бәйгесенең гала-концерты булып үтте. Тамашачыларга да, катнашучыларга да язгы кәеф бүләк иткән чарада якташыбыз, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты һәм бәйгедә гала-концертта катнашучы сәнгатькәрләребезне, тамашачыларны тәүге бәйге белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Гала-концертны сәләтле, җырга-моңга гашыйк үзешчәннәребездән тыш, республикакүләм танылган җырчылар, ирле-хатынлы Айгөл һәм Ильмир Җиһагировлар, витоуз баянчы Айнур Моратов һәм үзебезнең җырчы кызыбыз Гөлинә Имамиева, баянчы егет Ильяс Фәрхуллин кебек сәләтле яшьләребез дә бизәде. Субаш авылыннан килгән “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле сәхнәгә шаулап чыкты, шаулап кереп китте. Тамашачылар шаулатып кул чаптылар үзләренә.

Болар хакында һәм гала-концертның ничек үтүе турында  тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Барлык фотоларны фотоголериядән карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев