21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Һәркем өчен телләрнең иң кадерлесе булып, ул беренче сөйләшә башлаган ана теле торырга тиеш.
Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә. Шул уңайдан Теләченең беернче номерлы балалар бакчасында «Туган телем - иркә гөлем» дигән чара үткәрелде. Бу көнне балалар бакчабызда татар һәм рус телләрендә яраткан җырларын яңгыраттылар, биеделәр, шигырьлэр сөйләделәр.«Мәкаль әйтәм, дәвам ит», «Уйла һәм әйт» уеннары аеруча да кызыклы булды.
Нет комментариев