Спорт яңалыклары

Наил Якуповның өчпочмак ашый-ашый интервью биргән видеосы популярлык казанды

Тумышы белән Түбән Камадан булган хоккейчы СКА командасының һөҗүмчесе булып уйный.

Санкт-Петербургның “СКА” командасы белән Казанның “Ак Барс” командасы арасында сезон ачылу кубогына багышланган уеннан соң Наил Якупов журналистларның сорауларына өчпочмак ашый-ашый җавап бирә. Бу интервьюны тулысынча “СКА-ТВ” каналы күрсәтте.

Социаль челтәрләрдә тиз арада таралган видео астына милләтпәрвәр ватандашлар “чып-чын татар”, “журналистлар күп, тәмле татар өчпочмагы Казанда гына” ише комментарийлар да калдырганнар.

Наил Раил улы Якупов 1993 елда Түбән Камада туган. СКА командасының һөҗүмчесе. 

 

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев