Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Полезная информация

Татарстан синоптиклары яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Көннең икенче яртысында һәм кичтән Татарстан республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге 17-22 м/с булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада эссе һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы республика буенча 29-34 градус, Казанда 31-33 градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.
 

Татар -информ


Нет комментариев