Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Алсу Фаракшина: Вәсилә Фәттахованың образын күрсәтергә кыенсынам

Татар эстрадасының беренче хатын-кыз пародисткасы Алсу Фаракшина тамашачыны яңа образлары белән һәрдаим шаккатырып тора. Соңгы вакытта ул Ильвина, Индива кебек берсеннән-берсе үзенчәлекле тавышлы җырчыларга пародия ясый башлады. Артистлар Алсуның яңа образларыннан канәгатьме? Бу хакта Алсуның үзе белән сөйләштек. - Гадәттә, мин пародия ясар алдыннан артистларның үзләре белән сөйләшеп алам. Әлегә...

Татар эстрадасының беренче хатын-кыз пародисткасы Алсу Фаракшина тамашачыны яңа образлары белән һәрдаим шаккатырып тора. Соңгы вакытта ул Ильвина, Индива кебек берсеннән-берсе үзенчәлекле тавышлы җырчыларга пародия ясый башлады. Артистлар Алсуның яңа образларыннан канәгатьме? Бу хакта Алсуның үзе белән сөйләштек.

- Гадәттә, мин пародия ясар алдыннан артистларның үзләре белән сөйләшеп алам. Әлегә кадәр берсенең дә каршы килгәне яисә тискәре фикер белдергәне булмады. Индива да, Ильвина да үзләренә ясаган пародияне ошатты, бик канәгать калдылар. Хәзерге вакытта Әлфинә Әзһәмова, Ландыш Нигъмәтҗановага яңа пародия ясау белән шөгыльләнәм. Айгөл Бариева да репертуарымда булачак.

- Алсу, Вәсилә Фәттаховага ясаган пародияңне, кызганыч, Вәсилә дә, тамашачы да күрә алмады. Бу образны сәхнәгә алып чыгачаксыңмы?

- Вәсилә үзенә пародия ясавымны белде, чөнки аннан җырга "минусовка" сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Каршы түгел иде. Әмма үзем кыенсынам. Халыкта төрле фикерләр туарга мөмкин: кемгәдер ошамас, ә кемдер, киресенчә, аны күз алдына китереп, тавышын ишеткәндәй сөенер. Шулай да Вәсиләнең образын тамашачыга тәкъдим иткәнче, аның тормыш иптәше белән киңәшләшеп алырга телим.

- Рус каналларында пародия белән бәйле төрле тапшырулар бар. Синдә шундый проект оештыру теләге юкмы?

- Бу ˜- минем күптәнге хыялым. Идеямны татар музыкаль телевидениесенә дә җиткердем. "Иганәче тапсаң, без каршы түгел, эфир вакытын бүлеп бирербез, студия дә булыр", - диделәр. Шуңа күрә барысы да акчага терәлеп кала. Шулай да бу проектны оештыру теләге көчле.

- Спортзалда төшкән фотосурәтләрең интернет челтәрендә бик еш күренә башлады. Ябыгу процессы ничек бара?

- Гыйнвар аеннан бирле 9 килограммнан артык авырлыкны югалттым. Тагын 6-7 килога ябыгасым килә. Спорт белән шөгыльләнү һәм дөрес туклану ярдәмендә бу нәтиҗәгә ирештем. Шунысын анык әйтә алам: диета белән генә ябыгып булмый, спорт та кирәк.

- Дөрес туклану буенча нинди киңәшләр бирә аласың?

- Үзем иртән сөт белән пешерелгән ботка ашыйм. Ботка булмаса, помидор, суган турап омлет пешерәм. Төшке ашка шулпа кирәк. Гарнир белән итне бергә ашамыйм, икесенең берсен генә сайлыйм. Җиләк-җимешне дә бик ашарга тырышмыйм. Кайвакыт бер яшел алма яисә әфлисун, чикләвек ашап куям. Кич белән ашамыйм, дисәм дә була. Бер стакан кефир эчәм. Минем рационда баллы һәм камыр ризыклары бөтенләй юк.

- Алсу, Чаллыда яңа фатир алгансыз икән. Яңа куышыгыз ничә бүлмәле?

- Бер бүлмәле. Әмма тора-бара зурракны алырбыз, Алла теләсә. Без аны кредитка да, бурычка да алмадык, үз көчебез белән алган куышыбыз. Фатирыбыз яңа төзелгән йортта урнашкан. Идәне дә, диварлары да ясалмаган, ишекләре дә юк. Үзебез махсус шундыйны сайладык, чөнки үзебезгә ошаганча, зәвык белән сыйфатлы ремонт башкарырга телибез.

Эльвира Шакирова

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X