2026 елда кемнәр машина йөртү таныклыгын алыштырырга тиеш?
Мшина йөртү таныклыгының гамәл итү мөддәте ун ел тәшкил итә. Бу мөддәт тәмамлангач, документ яраксызга әйләнә, шуңа күра автомобиль хуҗаларына штрафлардан һәм башка административ нәтиҗәләрдән саклану өчен яңа таныклык алу турында алдан кайгыртырга кирәк.
2026 елда машина йөртү таныклыгын алыштыру 2016 елда алган кешеләргә кирәк булачак. Нәкъ менә шушы чорда законда билгеләнгән унъеллык гамәл мөддәте тәмамлана.
Шулай ук элек гамәлдә булган автомат озайту чарасын кулланган машина йөртүчеләргә дә яңа таныклык рәсмиләштерергә туры киләчәк. Сүз 2023 елда гамәл мөддәте тәмамланган таныклыклар турында бара. Кабул ителгән карар аркасында мондый документлар тагын өч ел дәвамында яраклы булып калды, ләкин 2026 елда аларның хуҗалары алыштыру процедурасын узарга тиеш.
Яңа йөртү таныклыгы алу, шулай ук, хуҗасының шәхси мәгълүматлары үзгәргән очракта, документны алыштыру өчен медицина нигезләре булганда, шулай ук югалтканда, зарарланганда яки аннан алга таба файдалану мөмкин булмаганда да кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев