Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

27 миллион сумга алданганнар

Узган елны Бөгелмәдә яшәүче 71 яшьлек ирне мошенниклар алдаган. Ул гына түгел, аның хатыны да зыян күргән - гомуми зыян 27 миллион сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Полициядә хезмәткәре сөйләгәнчә, башта бу иргә мессенджерда аңа аның "җитәкчесе" язган һәм аның белән ФСБ вәкиле элемтәгә керәчәк, дип кисәткән. Аннары аны ВСУНЫ финанслау өчен федераль эзләүдә булган кешенең счетына акча күчерүе белән куркытканнар. Пенсионерны "хезмәттәшлеккә" этәреп, аны күрсәтелгән счетларга акча күчерергә күндерәләр. Мошенниклар ир белән хатынны  «Тойота Рав 4» автомобилен сатарга һәм Бөгелмә һәм Казандагы фатирларны ломбардларга салырга күндергән. 

Хәзер аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.  Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне эзли. 

Чыганак: вечерняяказань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев