Дубайдан 1,1 млн сумлык алтын алып чыккан
Яр Чаллының ике кешесен Дубайдан 1,1 млн сумнан артык алтын бизәнү әйберләрен законсыз кертү омтылышында тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 32 яшьлек хатын-кыз һәм 35 яшьлек ир-ат зәркән эшләнмәләрен чит илдә сатып алганнар һәм Россиягә кайтканда мәҗбүри декларацияләнергә тиешле товарларсыз пассажирлар өчен билгеләнгән «яшел коридор» аша узарга тырышып караганнар. Тикшерү барышында бизәнү әйберләренең 750 пробалы алтыннан эшләнгәнлеге ачыкланган, ә аларның бәясе пошлинасыз кертүнең рөхсәт ителгән нормаларыннан шактый артып китә.
Килеп чыккан факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак:челнытв
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев