Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазыйфасыннан киткән
Түбән Кама Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Фәрит Шәяхмәтов эшеннән китте. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ММР башлыгы урынбасары Александр Умников хәбәр итте.
Умников сүзләренчә, эшләгән елларында Шәяхмәтов үз командасы белән яшьләр өчен эшли торган берничә мөһим проектны гамәлгә ашырган. "Шәһәребездә яңа дәрәҗәгә чыккан студотрядлар белән бәйле юнәлешне, волонтерлык хәрәкәтен үстерүне, яңа яшьләр фиджитал-үзәге проектын гамәлгә ашыруны аерым билгеләп үтәсе килә", - дип рәхмәт белдерде Шәяхмәтовка Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары.
Шәяхмәтов-тумышы белән Түбән Камадан. Ул яшьләр эшләре идарәсен 2023 елдан җитәкләде. Шәяхмәтов Икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлаган. Элегрәк Түбән Кама студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры булып эшләгән, «Кырым»РСО зона штабын җитәкләгән.
Чыганак:бизнесонлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев