Юл читенә килеп төшкән җиңел машинаның пассажиры һәлак булган
В республике

Юл читенә килеп төшкән җиңел машинаның пассажиры һәлак булган

Әгерҗе районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше гомере өзелгән. Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, фаҗига 7 июньдә булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Renault автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган, шуның аркасында машинаны каршы якка алып киткән, һәм ул кюветка очып чыккан. Һәлакәт нәтиҗәсендә пассажир һәлак булган.

Чыганак:татаринформ


Нет комментариев