Казан гимназиясендә укучы өстенә түшәм җимерелеп төшкән
Авиатөзелеш районының 37 нче гимназиясендә түшәм җимерелү факты буенча тикшерү бара. Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин эш нәтиҗәләре турында хисап тотарга кушты, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Мәктәп администрациясен ваемсызлыкта гаепләргә мөмкиннәр, шул исәптән дүртенче сыйныф укучысы алган җиңел җәрәхәтләр аркасында да. Исегезгә төшерәбез, бу гимназиядә түшәм икенче тапкыр җимереде.
Ремонт эшләре дәресләр үткәрүгә комачауламас өчен Яңа ел каникуллары вакытында башкарылачак.
Чыганак: кичке казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев