Казан табиблары 5 инсульт һәм инфаркт кичергән пациентка операция ясаган
Татарстанның Республика клиник онкология диспансеры табиблары бөер рагы белән авыручы пациентка операция ясаган. Элегрәк ир-ат биш инсульт, инфаркт һәм йөрәк клапаннарын протезлау кичергән. Бу хакта үзенең МАКС каналында ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев яза.
Авырулары аркасында әлеге операция җиңел булмый. Шуңа күрә пациент өчен куркынычсыз дәвалау тактикасын бергәләп мультидисциплинар команда сайлаган. Пациентны әзерләгәннән соң белгечләр рентгенэндоваскуляр эмболизация башкарган, бу ачык операциядән баш тартырга мөмкинлек биргән операция санала.
Операция уңышлы уза, бүген пациент тернәкләнүен белгечләр күзәтүе астында дәвам итә.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев