Истәлек тактасы Татарстан урамындагы 7нче йортка урнаштырылачак.
29 октябрьдә 10.00 сәгатьтә мәшһүр театр актеры, СССРның халык артисты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре лауреаты Шәүкәт Биктимеровка (1928-2012) тантаналы төстә мемориаль такта ачылачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Истәлек тактасы Татарстан урамындагы 7нче йортка урнаштырылачак. Мемориаль тактаның авторы - Дмитрий Кузнецов. Шәүкәт Биктимеров 1981-2005 елларда биредә яшәгән.
Тантанада актерның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, татар театрлары җитәкчеләре, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашыр, дип көтелә.
Фото: Салават Камалетдинов
Нет комментариев