Казанда XVI «Комплекслы иминлек» халыкара чарасы узачак
В республике

Казанда XVI «Комплекслы иминлек» халыкара чарасы узачак

3–5 сентябрь көннәрендә Казанда куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларына багышланган XVI «Комплекслы иминлек» халыкара чарасы узачак.

Чара кысаларында «Янгын сүндерүче Олимпиадасы» ачык ярышлары үткәрелә. Анда реаль янгын сүндерү һәм коткару эшләренә мөмкин кадәр якын булган сигез күнегү комплексы каралган. Ярышларда Россия төбәкләрендәге янгын-коткару бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм чит илләрнең ашыгыч ярдәм хезмәтләре вәкилләре катнаша. 

Ярышлар 3 сентябрьдә 9:00 сәгатьтә башланып, 5 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә тәмамлана. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 5 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә узачак.

5 сентябрьдә 9:00дән 16:00гә кадәр юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерү буенча күрсәтмә чыгышлар булачак. Ә 4 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә Россия янгын сагының 380 еллыгына багышланган «Янгын эстафетасы» старт алу тантанасы узачак.

Яшьләр һәм гаилә командалары өчен 10 тематик станцияне берләштергән «Герой бул 3.0» квест-уены оештырыла. Катнашучыларны ашыгыч хезмәтләр эшенә бәйле биремнәр көтә: махсус янгын сүндерү киемен киюдән алып беренче ярдәм күрсәтүгә кадәр. Балалар чарада бары тик өлкәннәр озатуында гына катнаша алачак.

3 һәм 4 сентябрьдә «Аэропорт» станциясе янында 7нче буын модульле янгын сүндерү поездын күрергә мөмкин булачак. Ул янгыннарны сүндерү һәм авария-коткару эшләрен башкару өчен күпфункцияле комплекс булып тора. «Казан Экспо» павильоннарында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Татарстан Республикасының янгын-коткару гарнизоны һәм коммерция предприятиеләренең махсус техникасы күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

 

Чыганак: Татар-информ

 


Нет комментариев