Казаннан балыкчы 50 млн сум акча откан
Республика башкаласында яшәүче Олег «Столото» га мизгелле лотерея билеты сатып алган һәм 50 миллион сум акча откан. Казанлының уңышын сынап карарга телевизордан барган гороскоп этәргән. Фаразда аның зодиак билгесенә «финанс уңышы » көтәргә була диелгән булган.
Приз иясе сөйләгәнчә, СССР заманнарыннан ук ул кайвакыт үз уңышын тикшерә. Пенсиягә чыкканчы Олег бизәү эшләре белән шөгыльләнгән. Буш вакытында ул балык тотарга ярата, һәм бу эштә дә бәхетле кешегә шулай ук бәхет елмая — бервакыт кармагына 10 килограммнан артык чуртан эләккән. Лотерея ярдәмендә алынган акчаларны җиңүче үзенең зур гаиләсе нә тотачак.
Чыганак:кичкеказан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев