Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Кошлар исәбен алу йомгаклары буенча Татарстанда җиде мең чыпчык яши

Россиядә халык санын алу гына түгел, җан ияләрен дә исәпкә алалар. Бу юлы галимнәр алдына чыпчыкларның санын белү бурычы куелды - Татарстанда әлеге кошларны 400 кеше санаган. Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.

Белгечләр һәм волонтерлар чыпчыкларның ике төрен – кыр чыпчыкларын (авыл чыпчыкларын) һәм йорт чыпчыкларын күзәткән. Халык санын алу нәтиҗәсендә 6948 кош теркәлгән.

Исәпкә алуда катнашучылар чыпчыкларны тапканнар, аларны фотога төшергәннәр, GPS аша аларның кайда булуын билгеләгәннәр, ә аннары мәгълүматны проект сайтына җибәргәннәр.

Сүз уңаеннан, бөтен Россия буенча мәгълүматлар кызыклы – илнең 87 төбәгендә 322 426 чыпчык яши икән. Ә реаль сан тагын да күбрәк булырга мөмкин.

Чыганак:казанкп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев