Лаеш районының Сокура авылында ике катлы бинада янгын чыккан.
Янгында икенче катта, кием-салым һәм көнкүреш химиясе сатыла торган «Экономный» кибетендә стеллажлар һәм товарлар янган. «Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгынның мәйданы 50 квадрат метр тәшкил итә. Янгын сүндерелгән. Сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге дознавательләре ачыклый, – дип хәбәр итә «Татаринформ».
Нет комментариев