Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл куелачак
Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысасында республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл булдырылачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов оештыру комитетларының Ватанны саклаучылар елы төгәлләнүгә һәм быелгы тематик елга багышланган утырышында белдерде.
“Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл булдыру – бик мөһим мәсьәлә. Аны тематик ел кысасында ачарга кирәк” – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов Казан югары танк училищесында узган утырышта. Чара алдыннан Татарстан Рәисе “Танк училищесын тәмамлаган геройларга” стеласына чәчәкләр салды.
Чыганак:ватанымтатарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев