Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Метроларда Wi-Fi га керү мөмкинлеге булачак

Казан метросы станцияләрендә һәм маршрутларында Wi-Fi га керү мөмкинлеге 2026 елда барлыкка киләчәк.

Моны кичә Рөстәм Миңнеханов катнашындагы коллегия утырышында ТР цифрлар министрлыгы тәкъдим итте.

Татарстан цифрлар министрлыгының яңа башлыгы Илья Начвин кичә ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ведомство коллегиясенең беренче йомгаклау утырышын җитәкләде. Начвин 2025 ел нәтиҗәләре турында хисап тотып кына калмады, программалы чыгыш та ясады – ул Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма интеллект үсеше проектын гамәлгә ашырырга ниятли.

» Без үзебезнең белгечләр буынын үстерергә тиешбез – технологияләрне кулланырга гына түгел, ә булдырырга тиешбез", – диде  Начвин.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы вице-премьеры Шамил Гафаровка ясалма интеллектны үстерү республика программасын 2026 елның беренче кварталында кабул итәргә кушты.

Миңнеханов киң аудитория өчен аңлаешлырак темалар турында да сөйләде. Мәсәлән, Wi-Fi иҗтимагый челтәренә тоташу нокталары җитми яки республика халкы элемтә булмаудан интекмәсен өчен трассалар буенда база станцияләрен урнаштыру кирәклеген әйтте. 

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев