Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Казан музеенда булганда фәрештә бүләк иткәннәр. Бу хакта ТР матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Республика Рәисе Е.Боратынский музеенда булды, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен яңа ел чаралары уза», - дип аңлатты Галимова. Аның сүзләренчә, барлык кунаклар, Рөстәм Миңнехановны да кертеп, фәрештәне сурәтләгән фигуралар белән киткән.
"Хәзер әлеге бүләк Казан Кремленең төп чыршысында, - дип йомгаклаган Лилия Галимова сүзен.
Чыганак: татаринформ
Нет комментариев