Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Прокурор таләбе буенча ике автомобиль тартып алынган

Татарстанда транспорт прокуроры таләбе буенча илгә таможня кагыйдәләрен бозып кертелгән ике автомобильне тартып алганнар. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү күрсәткәнчә, 2021 елда Яр Чаллының ике кешесе, пошлиналар түләмәс өчен, ялган юл белән  Mazda һәм Honda машиналары алып кергәннәр. Өстәмә тикшерүләрдән соң хуҗаларга таможня түләүләре һәм пенялар күчергәннәр – берсенә 1,1 млн сумнан артык һәм икенчесенә 900 мең сум тирәсе.

Автомобильләрне пошлиналарны тулысынча түләгәннән соң гына кайтарачаклар. Аларны ирекле рәвештә түләмәгән очракта, түләтү суд тәртибендә үткәреләчәк йә автомобильләр дәүләт кеременә алыначак.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев