Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Районнарда җәмәгать судьялары сайланды

Татарстан Дәүләт Советының 21 утырышында 13 җәмәгать судьясы билгеләнде. Кандидатураларны Татарстан Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Өч елга түбәндәгеләр җәмәгать судьясы итеп сайланды: Лилия Динисламова – Азнакай суд районы (1 санлы суд участогы), Ләйсән Мортазина – Кама Тамагы суд районы (1 санлы участок), Николай Мухранов – Түбән Кама суд районы (8 санлы участок), Алла Шмакова – Казанның Яңа Савин суд районы (3 санлы участок), Давид Бит-Мурат – Казанның Идел буе суд районы (2 санлы участок), Валерия Горбунова – Казанның Совет суд районы (7 санлы участок), Рузалия Ибраһимова – Казанның Совет суд районы (11 санлы участок), Наталья Зурбашева – Чистай суд районы (2 санлы участок).

Срогы чикләнмәгән вәкаләтләр белән Лилия Фатыйхова – Балтач суд районы (1 санлы участок), Миләүшә Биктимирова – Казанның Киров суд районы (4 санлы участок), Марат Мифтахов – Яр Чаллы суд районы (9 санлы участок), Эдуард Миндубаев – Казанның Совет суд районы (1 санлы участок), Аяз Гыйздәтуллин – Тукай суд районы (2 санлы участок) – сайландылар.

Барлык кандидатлар да федераль законнарда каралган тикшерү процедураларын узган, алар җәмәгать судьясының югары дәрәҗәсенә туры килә һәм сайлауга бернинди каршылыклар булмаган.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Алексей Песошин һәм Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев