«Шәһри Казан» журналисты Фәрит Салихов журналистлар Сабан туеның абсолют батыры булды
Байлар Сабасында «Татмедиа»ның 15 яшьлегенә багышланган Сабантуйда көрәш буенча абсолют батыр булып, «Шәһри Казан» журналисты Фәрит Салихов калды.
Фәрит Салихов бу җиңүне бик озак көтүен әйтте. «Мин бу җиңүне бер ун ел көттем. Журналистлар арасында Сабантуй булсын дип көттем. Тормышка ашты, ләкин мин спорт формасын югалткач. Бер ун ел элек булса, җиңүе җиңелрәк тә булыр иде. Рәхәт миңа», – диде батыр.
Абсолют батыр тәкәгә дә ия булды.
Икенче урында – «Күңел» радиосыннан Алмаз Әгъләмов.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sahri-kazan-zurnalisty-farit-salixov-zurnalistlar-saban-tuenyn-absolyut-batyry-buldy-5857394
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев