Суд Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинны СИЗОдан чыгармады
В республике

Суд Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинны СИЗОдан чыгармады

Татарстан Югары суды СИЗОда Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинны 3 февральгә кадәр калдырды. Бу хактагы мәгълүматны «Татар-информ»га суд матбугат хезмәтендә расладылар.

Исегезгә төшерәбез, тикшерү версиясе буенча, Муллин һәм  ачыкланмаган затлар, 2024 елның ноябреннән бирле  яңа хезмәткә алынучылар белән  кирәкле документлар имзалаганнар - һәр кеше өчен якынча йөз мең сум алынган. 

Шулай ук, Муллин,  банкка бюджет счетыннан 65 млн сум акча күчерү өчен документлар тапшырган. 

2025 елның августында булган алдалауның икенче эпизоды 11 млн сум зыян белән бәйле. Шундый ук схема буенча алар  ТР ДОСААФ бүлеп биргән акчаларны алганнар. 

Чыганак: веститатарстана


Нет комментариев