Татарстанда арпада икмәк талпаннары табылган
АПК продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү Федераль үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалы белгечләре 737 тоннадан артык авырлыктагы азык-төлек арпасы партиясендә тере икмәк талпанын тапканнар.
Россельхознадзор ашлык хуҗасына кисәтү ясады. Хәзер милекче партияне фумигация ысулы белән зарарсызландырырга һәм аккредитацияләнгән лабораториядә кабат экспертиза узарга тиеш.
Ел башыннан (30 июньгә булган мәгълүматларга караганда) филиал белгечләре эчке әйләнештә бодай, арпа һәм сояның зарарлануын ачыклаган. Табылган икмәк запаслары корткычлары арасында – талпан, амбар озын борынлысы, җирән он ашаучы бар.
Шул ук вакытта экспорт партияләре чиста кала. 2026 ел башыннан лаборатория белгечләре экспортка 145,3 мең тоннадан артык карантин продукциясен тикшергәннәр. Экспорт юнәлешләрендә йоктыру очраклары теркәлмәгән.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев