Балигъ булмаганнарга интернетка керүне төнлә чикләргә телиләр. «Бердәм Россия» форумында «Нәтиҗә бар» дигән инициатива белән ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров чыгыш ясады.
Аның сүзләренчә, чара балаларны социаль челтәрләрнең һәм чит ил уеннарының тискәре йогынтысыннан саклау өчен кирәк. Кадыйров шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен үзебезнең видеоуеннар булдыру һәм бу өлкәне көйләүне җайга салу мөһим дип саный. Идеяне эшләү Иннополис университеты белән берлектә башланды инде.
«Безне балалар, яшүсмерләр, яшьләргә социаль челтәрләрнең һәм чит ил уен чараларының йогынтысы борчый, алар үз астында шактый тискәре эчтәлеккә ия", - дип аңлатты ул.
Чыганак: новости татарстана.
Нет комментариев