Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда бер кызны кыйнаганнар

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга Татарстанда кызны үтерергә омтылу факты буенча җинаять эшен тикшерү барышы турында хәбәр итәчәкләр.

ММЧ мәгълүматлары буенча, бер ир-ат аңа аяклары белән типкән, ә соңыннан зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтүгә комачаулаган. Моннан тыш, кулга алынганда ул хокук саклау органнары хезмәткәрләренә актив каршылык күрсәткән.

Әлеге гадәттән тыш хәл буенча Татарстан тикшерүчеләре үтерүгә омтылу һәм хакимият вәкиленә карата көч куллану маддәләре буенча җинаять эше кузгаткан инде. Бастрыкин шулай ук Россия Тикшерү комитетының республика буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эшен тикшерү барышы һәм билгеләнгән хәлләр турында доклад тәкъдим итәргә кушты.

Чыганак:реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев