Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда көчле җил 56 агачны аударган

Татарстанның аерым районнарында көчле яңгыр һәм җил нәтиҗәсендә төрле зыяннар теркәлгән.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 20:00 сәгатькә республикада 56 агач ауган. Аларның 52се - Бөгелмә районында, икесе - Кама Тамагы районында, берәрсе Баулы һәм Ютазы районнарында.
Бөгелмә районында дүрт торак йортның, мәдәният йорты һәм кибетнең түбәләре зыян күргән, өч автомобильгә зыян килгән.

Лениногорск һәм Азнакай районнарында да йортларга зыян килгән.
Апас районының Коштавылы авылындагы күпердә су күтәрелгән, әмма хәзер су чигенгән, транспорт хәрәкәте өчен әйләнеп узу юллары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев