Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстанда нинди ташламалар гамәлдә

Татарстан Республикасында инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, стандарт социаль ярдәм чараларыннан тыш, өстәмә ташламаларга да исәп тота алалар.

Инвалид балаларның ата-аналарына, опекуннарына һәм попечительләренә түбәндәге төр ярдәм күрсәтелә ала:

-18 яшькә кадәрге һәр инвалид балага салым тотып кала. Әгәр i яки II төркем инвалидлыгы расланса һәм ул Урта һөнәри яки югары белем бирү учреждениесендә көндезге бүлектә укыса, 18 яшькә җиткәч, тотып калу хокукы 24 яшькә кадәр саклана. Тотып калу күләме ата-аналар һәм уллыкка алучылар өчен 12 мең сум, опекуннар һәм попечительләр өчен 6 мең сум тәшкил итә.

- Инвалид балаларга ясле, балалар бакчаларына, шулай ук шифаханә-сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү учреждениеләренә урнашканда өстенлек бирелә.

-  Ата-аналарның яисә законлы вәкилләрнең берсе айга дүрт түләүле ял көненә хокуклы.

 – Кирәк булганда, 18 яшькә кадәр инвалид баланың ата-анасы, опекуны яки попечителе тулы булмаган эш вакыты режимына күчә ала.

- Еллык түләүле отпуск законлы вәкил өчен уңайлы булган теләсә кайсы чорда бирелергә мөмкин.

-Төнге сменаларга, эштән тыш эшләргә, командировкаларга, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү инвалид бала тәрбияләүче хезмәткәрнең ризалыгы белән генә рөхсәт ителә.

- Гаиләләр даруханәләрдә, медицина учреждениеләрендә, кибетләрдә, почта бүлекчәләрендә һәм башка оешмаларда беренче чиратта хезмәт алырга хокуклы, дип хәбәр итә «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев