Табигатьнең иң матур вакыты. Хуш исле бал исе борыннарны кытыклый. Умарта тотучылар, бал аертып, татлы нигъмәтне сата да башлады. Быел бал уңышы ничек булды икән? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу максатыннан, Үзәк бистәсендә яшәүче Ильяс Ибраһимовның умарталыгына юл тоттым. Ильяс Ибраһимовның умарталыгы Питрау авылы янындагы урман эчендә урнашкан. Урман...
Табигатьнең иң матур вакыты. Хуш исле бал исе борыннарны кытыклый. Умарта тотучылар, бал аертып, татлы нигъмәтне сата да башлады. Быел бал уңышы ничек булды икән? Әлеге һәм башка сорауларга җавап табу максатыннан, Үзәк бистәсендә яшәүче Ильяс Ибраһимовның умарталыгына юл тоттым.
Ильяс Ибраһимовның умарталыгы Питрау авылы янындагы урман эчендә урнашкан. Урман юлы белән бара торгач, матур аланга килеп чыктык. Берсеннән-берсе матур, төрле төскә буялган умарта өйләренең исәбенә чыгу өчен, кулдагы бармаклар гына җитми. Мондагы матурлыкка озак сокланып торырга бал кортлары ирек бирмәде, "Каян килдең, хәзер чагам",- дип, янда быжылдап оча да башладылар. Эшкә дә кайтасы бар дип, Ильяс тәкъдим иткән махсус киемнәрне кияргә булдым. Алай да бал кортларыннан котылып булмады. Битлекне салып, язмам героен фотога төшергән арада чагып та өлгерделәр.
Ильяс умартачылык эше белән 2007 елдан шөгыльләнә башлый. Ул сатып алганда умарталык байтак бәядә торса да, ниятенә керешкәч, артка чигенми. Әти-әнисенең дә умартачылык буенча бернинди тәҗрибәң, белемең юк дип борчылулары аны хыялыннан кире кайтармый. Бүген Ибраһимовның тынгысызлыгы, тырышлыгы үз нәтиҗәсен бирә. 100 баштан артык умартадан яхшы табыш ала. Алтынсу, тәмле балны сатып алырга теләк белдерүчеләр байтак икән. "Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр ел да балны сатып бетерәм. Дусларның, туганнарның танышлары 10 шар банка ала. Сатарга продукция булса, иясе табыла", - ди ул, елмаеп. Прополис белән кәрәзле балны да күпләп сата.
Умартачының алган рамнары бал белән мөлдерәп тулган. Аның эшләгәндәге җитезлегенә күз иярми. Шулай, бал кортларының үзләреннән дә җитез хәрәкәт итмәсәң, 100 баш умартага ничек күз-колак булу кирәк. Ильяска умарта ояларын кышкы саклауга куйганда, яз көне чыгарганда, бал суыртканда танышлары ярдәмгә килә. Ә башка эшләрне улы белән башкара.