Алты машина бәрелешкәннән соң, Казанда берничә чакрымлы бөке барлыкка килгән
Юллар чатында

Алты машина бәрелешкәннән соң, Казанда берничә чакрымлы бөке барлыкка килгән

Җиңел машиналарның берсе юлны бүлеп куйган коймага бәрелгән.

Массакүләм юл-транспорт һәлакәтеннән соң, Казанның Горький шоссесында бөке хасил булган. «Яндекс.Пробки» порталы мәгълүматы буенча машиналар шәһәр ягына таба 15 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итәләр.

«Бүген 7.00 сәгать тирәсендә Горький шоссесында берьюлы алты машина («КИА», «Рено», «Фольксваген», «Фиат», «Опель» һәм «Хендэ») бәрелешкән. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр юк», – дип сөйләделәр Казанның Дәүләт автоинспекциясендә.

Һәлакәт урынында төшерелгән видео социаль челтәрләрдә чыкты. Анда юлда берьюлы берничә автомобиль бәрелешкәнлеге күренә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында җиңел машиналарның берсе юлны бүлеп куйган коймага бәрелгән.

 

Хәзер машина йөртүчеләргә озак вакыт бөкедә утырырга туры киләчәк.

 

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar


Нет комментариев