Биектау районында һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән...
Юллар чатында

Биектау районында һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән...

Барысына да җиңел машинаның барган вакытта капоты ачылып китү сәбәпче булган. Биектау районында кичәге юл-транспорт һәлакәте ике кешенең гомерен өзгән. Күңелсез хәл иртәнге сәгать 7 тулып киткәч булган. Һәлакәт нечкәлекләре турында "Челны ЛТД" язуынча, гадәттән тыш хәл Казан - Дөбъяз юлының 24 нче чакрымында булган. "Лада Калинаның тиешенчә ябылып бетмәгән...

Барысына да җиңел машинаның барган вакытта капоты ачылып китү сәбәпче булган.

Биектау районында кичәге юл-транспорт һәлакәте ике кешенең гомерен өзгән. Күңелсез хәл иртәнге сәгать 7 тулып киткәч булган.

Һәлакәт нечкәлекләре турында "Челны ЛТД" язуынча, гадәттән тыш хәл Казан - Дөбъяз юлының 24 нче чакрымында булган. "Лада Калинаның тиешенчә ябылып бетмәгән капоты хәрәкәт вакытында ачылып китә. Йөртүче күз күремен югалта һәм машина каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, "Газель" белән "маңгайга-маңгай" бәрелешә.

Һәлакәт аркасында җиңел машинадагы ике кешенең гомере өзелгән, диелә.

Хәсрәт килгән гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Интертат


Нет комментариев