8 июнь көнне Алан авылында яшәүче Касыймова Чулпан Хакимҗан кызының 55 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез, без сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән.
Барыбыз да бергә җыелып.
Зур хөрмәт белән, тормыш иптәшең Рамиль, кызларын Диләрә, Динә - киявең Рәмис, кода-кодагыйларың Рөстәм- Рәмзия.
Нет комментариев