Туган ягым - Теләчем!
Туган ягым - Теләчем,
Ямьле синең төбәгең.
Синдә генә күрдем
Тормышым, киләчәгем.
Табигатең ямьле синең,
Чишмәләрең саф сулы.
Басу-кырларда ишетелә,
Тук башаклар шаулавы.
Хезмәт батырлары белән
Данлыклы син, Теләчем!
Киләчәктә дә зур үрләр
Яула әле төбәгем!
Ак бәхетләр, ак юллар
Иң-иң изге теләкләрем.
Бирешмичә, сынатмыйча,
Гөрләп яшә, Теләчем!
Әнисә Миннебаева, Үзәк.
Нет комментариев