Кабак төшенең файдасы
Файдалы киңәшләр

Кабак төшенең файдасы

Кабак төше витаминнарга һәм файдалы матдәләргә бай.

-Кабак төше биткә бетчә чыгарттырмый икән, чөнки аңарда цинк бар. Битегез чиста булсын өчен көненә бер-ике аш кашыгы кабак төше ашагыз. 
 
-Кабак төше кандагы холестерин күләмен, инфаркт, инсульт, атеросклероз булу куркынычын киметә, кан әйләнешен яхшырта, паразитларга каршы көрәшә, картаю процессын акрынайта, бала көтә торган ханымнарга ул токсикоз вакытында булыша, ә спортчыларга мускул массасын үстерергә ярдәм итә. 
 
-Кабак төшендәге май үзенең составы белән зәйтүн маеннан бер дә калышмый һәм ул йөрәк өчен файдалы. Калийга бай булуы белән ул кан басымын көйләп тора. Аның составындагы Е витамины чәчнең сәламәтлеге өчен кирәк, шулай ук тән тиресен дә картайтмый. 
 
-Кабак төшендәге А витамины күз авыруларын булдырмый калырга булыша. 
 
-Кабак төше бәвел куыгы мускулларын ныгыта, бәвел куыгының ялкынсынуын баса. 
 
-Кабак орлыгы элек-электән эчтәге суалчаннарны куар өчен кулланылган. Шул ук вакытта ул организм өчен агулы да түгел.

 


Нет комментариев