Райондашларыбыз изге Хаҗ сәфәренә юл алды
Район яңалыклары

Райондашларыбыз изге Хаҗ сәфәренә юл алды

Хаҗ кылу — һәр мөселман тормышындагы иң дулкынландыргыч һәм җаваплы вакыйгаларның берсе.

Бүген бер төркем райондашларыбыз, Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җитәкчелегендә, Гомрә Хаҗына юлга кузгалды. Туганнары һәм якыннары аларны озатканда, изге җирләрдә илебезгә, Татарстаныбызга һәм һәр гаиләгә тынычлык, иминлек сорап дога кылуларын үтенде. 

Райондашларыбызга олы сәфәрдә түземлек, сабырлык һәм исән-сау йөреп кайтуларын телибез. Кылган гыйбадәтләре, укыган догалары кабул булсын! Ак юл сезгә, хөрмәтле райондашларыбыз!


Нет комментариев