Быелгы кыш иң карлы булачак
В республике

Быелгы кыш иң карлы булачак

Быел кыш соңгы елларда иң карлы булачак. Мондый фаразны шәһәр Мэриясендә атналык киңәшмәдә Башкарма комитетның гражданнар яклавы идарәсе башлыгы Сергей Чанкин бирде.

Россия Гидрометүзәгенең беренчел мәгълүматлары буенча, кыш быел, гадәттәгедән соңрак башланачак. Тотрыклы кар капламы декабрь ахырына таба формалашачак. Кышның беренче ае климат күрсәткечләреннән җылырак булачак: уртача температура -5 градус чамасы булыр дип фаразлана. Явым-төшем аз булачак, гыйнвар иң салкын ай булачак. 

Февральдә температура кискен рәвештә 0 дән -15 кә кадәр үзгәрәчәк. Мондый үзгәрешләр аркасында һава торышы капризларына – бозлавыкка, юеш кар, яңгырларга, пычракка, кинәт кар явуга әзерләнергә чакыралар. Гыйнварда явым – төшем нормасыннан 30% ка күбрәк, ә февральдә-берьюлы 50% ка күбрәк булыр дип көтелә. 


Нет комментариев