Алабугада 2026 елның 1 сентябреннән өч түләүле муниципаль парковка файдалануга тапшырылды. Тиешле карар республиканың хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
Парковкалар тәүлек буе эшли. Тариф челтәре түләүсез стоянканың беренче сәгатен күздә тота. Икенче сәгать өчен 30 сум түләргә кирәк, ә өченче сәгатьтән башлап бәясе сәгатенә 12 сумга кадәр төшә. Түләү паркоматлар аша банк карталары ярдәмендә башкарыла.
Нет комментариев