Теләче Информ

Теләче районы

18+
Котлаулар

Бүген 11 нче апрель көнне Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәтенең Төньяк төбәге районнарының казые, Теләче районы мөселманнары имам-мөхтәсибе     Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевнең туган көне

11 апрель 2025, 09:48

259

0

0

Бүген 11 нче апрель көнне Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәтенең Төньяк төбәге районнарының казые, Теләче районы мөселманнары имам-мөхтәсибе      Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевнең туган көне

Хөрмәтле Исмәгыйль хәзрәт! Сезгә туган көнегез уңаеннан ихлас котлауларыбызны җиткерәбез! Районыбыз мөселманнарының имам-мөхтәсибе вазыйфаларын намус белән башкарып, ислам динебезне көчәйтү, халкыбызның рухи - әхлакый кыйммәтләрен саклау, милли үзаңын үстерү, яшьләребезгә динебезне өйрәтүдә куйган фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Районыбызда мәчетләребезне торгызуга, мәхәлләребез оешуга Сез күп көч куйдыгыз. Халкыбызны иманга кайтару, юнәлешендәге тырыш гамәлләрегез һичшиксез районыбызның тарихи елъязмасында үз урынын алачак.

Аллаһ Сезгә хәерле, бәрәкәтле тормыш, гаилә иминлеге, зур уңышлар, ныклы сәламәтлек насыйп итсен! Барлык якты хыялларыгызны тормышка ашырырга язсын!

 

Теләче муниципаль район Советы,муниципаль район башкарма комитеты.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев