Теләче Информ

Теләче районы

18+
Котлаулар

Шәтке авыл җирлеге башлыгы КАДЫЙРОВ ФӘРИТ ГАБДУЛЛАЗЯНОВИЧны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез

04 апреля 2025, 13:18

139

0

0

Шәтке  авыл җирлеге башлыгы КАДЫЙРОВ ФӘРИТ  ГАБДУЛЛАЗЯНОВИЧны   60 яшьлек  юбилее белән тәбрик  итәбез

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызның, оныкларыгызның  күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Сез, үзегез яшәгән шушы авыл  җирлеге, аның халкы өчен  бөтен белемегезне, көчегезне  кызганмыйча  эшли торган  җитәкче. Сезнең кайгыртучан, сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек. Намуслы, нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт хисләребезне кабул итегез.

Бәйрәмегезнең матур хатирәсе,

Күңелегездә калсын уелып.

Тәбриклибез сезне, чын күңелдән,

Барыбыз  бергә җыелып!

 

 Шәтке авыл җирлеге коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев