Теләче Информ

Теләче районы

18+
Котлаулар

Шәтке авылында гомер итүче Рабига Галимуллинаның 1 июнь көнне 85 яшьлек юбилее

31 мая 2025, 08:00

136

0

1

Шәтке авылында гомер итүче  Рабига Галимуллинаның 1 июнь көнне  85 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез, әбиебез сине чын күңелебездән олы бәйрәмең – 85 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгыңны саклап, җан аклыгыңны башкалар белән бүлешеп яши беләсең син. Безне дә үзең кебек сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп яшисең. Бүген дә син безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы, гаилә учагын сүндерми саклаучы иң изге, иң кадерле илаһи зат. 
Әниебез! Сине шушы күркәм бәйрәмең белән  котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы белән, шатлык-сөенечләргә төренеп, балаларыңның күңел җылысын, хөрмәтен, ихтирамын  тоеп яшәргә язсын. Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетең мул булсын. Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта үтсен.

Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Күтәренке булсын күңелең.
Матур яшә, картаюны белмә, 
Гел шатлыктан торсын гомерең.

Сине яратып, хөрмәт итеп, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән улың Илнур, киленең Кәүсәрия!

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев