Теләче авылында гомер итүче якын кешебез Зарипова Ильмира Мәүлетгали кызы 50 яшьлек юбилеен билгеләп уза

Кадерлебез, сине гомер бәйрәмең белән чын күңелебездән тәбрик итәбез! Сиңа бәхет - шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык - сәламәтлек телибез.Туачак таңнарың һәрвакыт аяз булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә! Бәхетләрең булсын, сеңлем,
Матур булсын тормышың!
Тормышыңны гөл итәргә
Инде бик күп тырыштың.
Сәламәт бул, балалардан
Күреп яшә игелек.
Күңел тынычлыгы, сеңлем,
Телим сиңа иң элек.
Апа-сеңел булып шулай
Дус -тату яшик яме?!
Туганнарың белән бергә Тормыш ул матур, ямьле! Изге теләкләр белән, әниең Нәкыя, энең Ильнур, җизнәң Рәис, Зилә - Динар - Самирә, Руфия - Андрей - Даниил -Айдина, энең Искәндәр исеменнән апаең Миләүшә.
Нет комментариев