Теләче Информ

Теләче районы

18+
Котлаулар

Үзәк авылында яшәүче Халикова Нурания Нурислам кызының 65 яшьлек юбилее!

16 апреля 2025, 08:31

241

0

1

Үзәк авылында яшәүче Халикова Нурания Нурислам кызының 65 яшьлек юбилее!

Кадерле әниебез, юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз!!! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, балаларыңның игелекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Юбилеең, Әни, котлы булсын,

Телибез бәхет кенә.

Сөендерсең һәрбер көнең,

Шатлыклар килеп кенә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илдус, кызың Гөлназ, киявең Фәнис, улың Ильназ, киленең Гөлия, улың Ильяс, киленең Эльмира, оныкларың һәм туганнарың кушыла. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев