Алан авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп уздылар
Бүген Алан авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан митинг узды.
Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган митинг яу кырында һәлак булган аланлыларга куелган һәйкәл янында узды. Митингны авыл имамы Гатият абый Шөгаепов башлап җибәрде, ул сугыш еллары хәтирәләрен искә алды.
Сугыш вакытында әлеге авыл җирлегеннән 551 кеше фронтка китә, сугыш яланында 327 кеше һәлак була. Чара бәйрәм парады белән башланып китте, биредә укучылар, укытучылар, авыл яшьләре катнашты.
Бәйрәмгә килүчеләрне иң элек Алан авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннатов сәламләде.
- Безнең ата-бабаларыбыз түзә алмаслык газаплар һәм югалтулар кичереп, үз гомерләрен кызганмыйча сугышканнар. Без шуны аңлап, алар алдында башыбызны иябез. Инде авыл җирлегендә сугыш ветераннары калмады, тыл ветераннары да кими бара. Бүгенге көндә хәрби операциядә катнашучы биш егетебез бар. Аларның исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез, – дип, авылдашларын Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады.
Мәктәп укучыларының чыгышы белән үрелеп барган бәйрәм тантанасында, муниципаль район башкарма комитетыннан кунак – районның Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Булат Хасанов, «Алан» ширкәте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов, авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Әхмәт Хаҗиев, Алан урта мәктәбе директоры Илсур Гайбадуллин һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядән каты яраланып, ялга кайткан Илдар Хафизов катнашты һәм чыгыш ясады. Бөек Ватан сугышы фронтларында башларын салганнар бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Ахырдан бәйрәмгә килүчеләр «Алан» ширкәте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов ярдәме белән әзерләнгән «солдат боткасы»ннан авыз итте.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев