«Алар даны ~ мәңгелек» район фестивале дәвам итә
Районда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Алар даны ~ мәңгелек» район фестивале дәвам итә.
Кичә, әлеге фестиваль кысаларында, Үзәк авылы җирлеге үзешчәннәре чыгыш ясады. Концерт сугышка кадәрге еллар, сугыш башлану, сугышка китү, тылдагы тормышны чагылдырган театраль күренешләр, Үзәк, Сауш, Шармыш авыллары үзешчәннәре, мәктәп укучылары чыгышы белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев