Бәйрәм җитә!
Сезгә Олы Мишә мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Азамат Шакиров язган шигырьне тәкьдим итәбез
Бәйрәм җитә бит, дусларым,
Сез шуны беләсезме?
Бик сагындым әтиемне
Шуны сез сизәсезме?
Әтием минем герой!
Ул ил сакчысы бүген
Илем тыныч йокласын дип
Саклый ул аның чиген.
Мин дә әтием шикелле
Саклармын ил чикләрен.
Эх, әтием кайтып керсә,
Нишләргә белер идем.
Яратмаган фәннәрне дә
5 легә укыр идем!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев