Батырлар, кыюлар бәйрәме
Бүген район мәдәният йортында, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаенннан, «Ватанга хезмәт итү - изге бурыч» дип исемләнгән зур бәйрәм концерты узды.
Чарада катнашучыларны һәм райондашларыбызны әлеге күренекле дата белән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин тәбрикләде. Концертта Ватан азатлыгы өчен яу кырларында башларын салган якташларыбызның якты рухы бер минут тынлык белән искә алынды.
Концертны Украинада махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялган кайткан райондашларыбыз да, аларның якыннары да, волонтёрлар да тамаша кылды. Сугышчыларга – медальләр, волонтёрларга Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Районыбыз үзешчәннәре хөрмәтле ир-егетләребезгә, батырларыбызга багышлап хәрби җырларның, биюләрнең иң дәртлеләрен, иң матурларын башкарды.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев