Теләче мәктәбе юнармиячеләр отряды, Рәсип Гатиятов җитәкчелегендә, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган батырларның каберен җыештырдылар.

Берничә сәгать эчендә балалар монументка якын территорияне төзекләндерделәр - яфракларны һәм бөтен чүп-чарны алдылар, һәйкәлдә һәлак булган сугышчыларның исемнәре язылган табличкаларны юдылар. Мондый төрдәге өмәләрдә катнашу - Бөек Ватан сугышы каһарманнарына рәхмәт йөзенең аз өлеше генә.


Нет комментариев