Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршылап... (район бәйгесе кысаларында)
393
0
Мин - Сауш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Рахматуллин Данияр. 2025 нче елның май аенда халкыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәбез.
Шул уңайдан, мин туганыбыз, Ватан сугышында катнашкан укытучы - Вәлиев Мөхәммәт Габдрахман улы турында тупланган мәгълүматны сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдым.
Мөхәммәт абый 1910 елның 20 гыйнварында ТАССРның Саба районы Сауш авылында туган. 1933 елдан 1942 елның 15 мартына кадәр башлангыч мәктәп укытучысы һәм директор булып эшли. 1942 елның мартында сугышка алына (9 нчы хәрәкәттәге армиясенең 876 нчы махсус бригадасы 3 нче батальонының пулемет ротасы). Төньяк Кавказ юнәлешендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 1942 елның декабреннән 1944 елның 14 мартына кадәр әсирлектә була. 1944 елның 14 мартыннан яңадан Кызыл Армия сафларында Украина, Румыния, Венгрия, Австрияне азат итүдә катнаша. «Батырлык өчен», «Будапештны алган өчен», «Кавказны саклаган өчен», «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. И.В.Сталинның дүрт Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 1945 елның ноябрендә армия сафларыннан демобилизацияләнә.
Мөхәммәт абый да, аның хатыны Зәйнәп апа да һөнәрләре буенча укытучылар булалар. Мөхәммәт абый 1938 елда укытучы итеп Иске Җөри мәктәбенә билгеләнә. Шул мәктәптә Зәйнәп апа белән таныша һәм күпмедер вакыттан соң, алар бергә гаилә корып җибәрәләр.
Зәйнәп апа Баландыш авылы кызы була. Мөхәммәт абыйның әтисе үлгәч, 1941 елда Сауш авылына кайталар. Әнисе Мөхәммәт абый кечкенә вакытта ук үлгән була.
Ул күп кенә һөнәрләргә ия кеше булган. Хәтта туннарга кадәр үзе теккән. Бер генә эштән дә куркып тормаган.
Мөхәммәт абый белән Зәйнәп апа 1971 елга кадәр балаларга белем һәм тәрбия биреп лаеклы ялга чыгалар.
Мөхәммәт абый 1986 нчы елда вафат була, Сауш авылы зиратына җирләнә.
Бабасының укытучылык һөнәрен оныгы – Мөнир абый дәвам иткән. Ул Сауш мәктәбендә директор булып та эшләгән һәм физика, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен укытты. Мөхәммәт абый турындагы мәгълүматны мин Мөнир абый сөйләгәннәрдән язып алдым һәм интернеттагы “Халык хәтере” сайтыннан карадым.
Фотоларда – Мөхәммәт абый үзенең укучылары белән.
Рахматуллин Данияр Ришатович, Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев