Бу бөек бәйрәмнең даны үзгәрешсез кала
9 Май - Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Олы Кибәхуҗа, Казаклар авылларында да бәйрәм митинглары үтте.
Яшәешебезнең һәр көне, һәр елы безгә 1945 елның 9 Маенда кичергән шатлыклы мизгелләрдән ерагайтса да, бу бөек бәйрәмнең даны үзгәрешсез кала.
Кече Кибәхуҗа, Олы Кибәхуҗа мәктәбе укучылары, укытучылары әлеге чарада актив катнаштылар. Тантана мәктәп укучылары әзерләгән эчтәлекле концерт программасы белән үрелеп барды.Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алды, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев